23 сентябрь 2026 материаллары
-
Җәмгыять
44 тапкыр СВОга барган Резеда: «Яхшы гамәлләрнең бик кирәк чагы»
Казанда яшәүче Резеда Маматаджиева 19 ел хәйриячелек белән шөгыльләнә. Игелекле эшләре янына 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру да өстәлә. Шул вакытта хәйрия фонды оештырып җибәрә ул. Бүген фонд 1 меңнән артык кешене берләштерә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Haier Group башлыгы Джоунз белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Директорлар советы рәисе, Haier Group генераль директоры Чжоу Юньцзе белән очрашты.
-
Яңалыклар
Миңнеханов Цяньфошань кампусында идарә итү системалары һәм инженерлык институтында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цяньфошань кампусында идарә итү системалары һәм инженерлык институтында булды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
«Шәһри Казан» газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан» газетасы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир – Илсөя Садыйкованы тәкъдим итте.
-
Яңалыклар
Казанда «Туполев» логистик үзәгенең өченче корпусы төзеләчәк
Казан авиация заводы территориясендә «Туполев» АҖ логистик үзәгенең өченче корпусын төзү проекты дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсенә ирешкән.
-
Яңалыклар
Белгеч кыска видеолар карауның бик нык йончыту сәбәбен әйтте
-
Яңалыклар
Белгеч көзге ялны озайту ысуллары турында сөйләде
Акча күзлегеннән караганда, чираттагы ялны эш көннәре күбрәк булган айларда алу отышлырак. Чөнки “отпускной” көндәлек уртача эш хакыннан чыгып исәпләнелә.
-
МӨҺИМ
Башка һөнәр сайлыйм дисәң: дәүләт хисабына 186 һөнәр буенча бушлай белем алырга мөмкин
Эшләгән эшегездән тәм тапмыйсыз, хезмәттәшләрегез ачуыгызны китерә һәм, гомумән, күңел үзгәрешләр тели. Мондый хисләр вакыт-вакыт башка кереп оялый. Шулай да бик азлар гына тормышын төптән үзгәртеп, башка һөнәр ягына адым ясый ала.
-
Яңалыклар
Белгеч деменция авыруын кисәтүнең гади генә ысулын әйткән
Деменцияне кисәтүнең иң гади ысулы – уку. Россия Фәннәр академиясе академигы, эпидемиолог Геннадий Онищенко “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Владимир Путин машинист ярдәмчесен, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләгән
Россия Президенты Владимир Путин Кырымда локомотив депосының машинисты ярдәмчесе Иван Шведовны, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләгән.
-
Яңалыклар
Әсгать Сәфәров II Яңа медиа фестивалендә катнашучыларга сәламләү юллады
ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров 23-26 сентябрьдә Түбән Камада узучы икенче Яңа медиа фестивалендә катнашучыларга сәламләү юллады. Фестивальне «Татмедиа» медиахолдингы оештыра, дип яза «Татар-информ».
-
Интервью
Кадрия Фәтхуллова: «Тел өйрәтү өчен артистка әйләнергә туры килә»
«Ана теле» онлайн мәктәбе ике ел дәвамында тукталып торганнан соң, былтыр кабат эшен дәвам итте. Тәнәфестән соңгы тормыш, татар теленә өйрәтү ысуллары, туган тел кадере турында КФУ доценты, «Ана теле» мәктәбе үзәге җитәкчесе Кадрия ФӘТХУЛЛОВА белән сөйләштек.
-
Яңалыклар
24 сентябрьдән Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак
24 сентябрьдән Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы вакцинация пунктлары эшли башлаячак. Алар көн саен 7.30 дан 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Кытайда «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясендә булды һәм аның җитәкчелеге белән очрашты.
-
Яңалыклар
Татарстанда МАКС аша 131 мең тапкыр күпфункцияле үзәккә язылганнар
Татарстанда 2026 ел башыннан бирле күпфункцияле үзәкләргә язылу өчен МАКС мессенджерындагы «Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәкләре» рәсми чат-ботын 131 мең тапкырдан артык кулланганнар. Бот 2025 елның ноябрендә эшли башлады. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.